Результаты поиска
- Ерак өлкә-республикалардагы чыгышларыннан тыш, ярымкараңгы авылларыбызда алар кабызган «клуб утларын» истән чыгармыйк. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Ягъни төрле яклап таланган, кыерсытылган авыл халкына артистлар күрсәтә килгән игелекле, сирәк булса да, тирән тәэсирле хезмәтнең әһәмиятен онытмыйк … М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Хәтта төрле сәбәпләр аркасында ерак чит илләргә китәргә, анда төпләнеп калырга мәҗбүр ителгән мөһаҗир милләттәшләребез дә үзешчән хәлдә «театр уйнап» күңелләрен юатканнар, милли аңнарын сакларга тырышканнар (финляндия һәм Кытайда яшәгән татар җәмәгатьчелеге тарафыннан йөзгә якын спектакль куелганлыгы мәгълүм). М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Бу әйтелгәннәрдән чыгып, мин сәхнә сәнгатен интеллектуаль эшчәнлегебезнең башка төрләренә каршы куярга җыенмыйм. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Минем теләк башкачарак: сүз иреге, фи-кер хөрлеге чикләнгән, эзәрлекләнгән җәмгыятебездә сәхнәдә башкарылган әсәрләрнең тәэсир мөмкинлеге икенчерәк, үтемлерәк иде, дип әйтергә телим. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- әлбәттә, сәхнә әсәрләренең дә цензура узуларын, тыелуларын истән чыгармыйк. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Монда мин иң элек «сәхнә» дигән хикмәтнең өстәмә мөм-кинлеген күз уңында тотам. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Ул — башкаручы артист белән тамашачы арасындагы турыдан-туры мөнәсәбәт, нәкъ шул вакытта цензурага урын калдырмый торган тыгыз якынлык. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Бу фикерләрне, ягъни сәхнәнең кайвакытларда басмалардан үтемлерәк булуын раслый торган фактларны язучы-шагыйрьләребезнең үз гамәлләреннән дә күрергә мөмкин. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- әйтик, аларның төркем-төркем, яисә аерым-аерым булып «гастрольләргә» чыгулары, шәһәр-авылларда «халык белән очрашулары» да сәхнә мөмкинлекләреннән файдалануның бер төре. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ